24 ноября 2012 г.


Хәерле кич, Мөдәррис әфәнде!
Сезгә ихлас күңелдән, кайнар сәламемне җибәрәм!
Гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле һәм зәвыклы иҗат җимешләрегезне күреп сокландым да, хозурландым да. Сезнең эшләрдән сафлык, җылылык һәм шатлык, нур бөркелә. Аларга иңгән җан җылысы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, йөрәкне җилкетә, рухны баета.
 Ходайдан бирелгән сәләт,  тырышлык нигезендә камилләшеп, кешеләргә яшәү дәрте өсти. Табигатьтә булган күркәм төсләр сезнең картиналарыгызга күчкән, тереклек  дөньясын, яшәешне, кешеләрне яраткан рәссам генә Сезнең кебек иҗат итә ала. Хезмәт кешесенә дан җырлау иҗатыгызның төп нигезе булып тора. Гади һәм гадәти булган әйберләрне дә ихласлык һәм самимилек белән сугарасыз. Барча кешеләргә һөнәр ияләрен зурлау “хезмәт төбе хөрмәт” икәнлеген җиткерәсез, ихтирам үрнәге бирәсез.
Милли моң белән өретелгән эшләрегездән җылы җәйләргә кайтып, ап-ак карлы урманнарда йөреп, челтерәп аккан чишмә суларын эчеп, ягымлы ай нурында коенып, балачакка сәяхәт кылу мөмкинлеге туды. Гореф-гадәтләргә, традицияләргә тугрылыгыз саклана һәм горурлык хисләре уята. Халкымның газиз уллары Сезнең мисалыгызда чагыла.
Соклангыч рәсемнәрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора, укучыларны кызыксындыра, тәэсирләндерә, зиһеннәрен  баета, тел ачкычлары бирә. Сезнең эшләр  балаларны әкият кебек матур дөнья белән таныштыра, шул ук вакытта чынбарлыкны күзалларга булыша. Тирә-як бик гүзәл һәм шул гүзәллекне сакларга кирәклекне искәртә. Эшләрегез белән танышкач,  аларның да, Сезнең кебек, могҗизалар тудыручы рәссам буласылары килә. Сорау артыннан сорау яудыралар: “ Апа, шулай рәсем ясарга кайда укыталар? Күп укырга кирәкме? Кемнәр өйрәтә?” Кыңгырау кебек чыңлап, ява мең сорау. Аллаһы тәгалә биргән сәләт янына  күп тырышлык кирәк икәнен дә аңлыйлар үзләре.
Күренекле шәхесебез әйткәнчә: “ Никадәр күбрәк белгән саен, үзеңнең никадәр әз белгәнеңә ышанасың” дигәне кебек, мин дә “ Никадәр күбрәк кешеләр белән аралашкан саен, Аллаһы тәгаләнең кодрәтенә сокланам, Сезнең кебек никадәр күркәм шәхесләре булуына ышанам, куанам, якынрак таныштыруына Рәхмәт укыйм!
Алга таба да бәрәкәтле гомер белән ныклы сәламәтлек насыйп итсен, Аллаһы Тәгалә. Иҗат чишмәгез саекмасын, ургылып аксын, милли моң белән туган халкыбызга  кирәк булып, изгелекләрегезнең игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева (Габидуллина)
Урмышла авылы, Иске Шөгер мәктәпләрендә белем алып, бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшлим.

Фәнис Яруллин

ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ

Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшенә, —
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә.
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә, —
Бер сафланып килер өчен тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.


Олуг шагыйребез бу шигырен  нәкъ Сезгә һәм иҗатыгызга багышлап язган
диеп уйларга җирлек бар һәм ул дөреслеккә туры  да килә. Рәхмәт яусын!

О творчестве Мингазова Мудариса


В богатом, удивительно ярком и многогранном душевном мире художника Мудариса Мухетдиновича первое место принадлежит творчеству, живописи. Мударис состоялся как подлинный, самобытный, с яркой индивидуальностью художник. Он умеет глубоко чувствовать красоту мира и человека, столь же глубоко, взволнованно  отражает красоту родной природы. Картины и пейзажи, натюрморты, которые он создает, насыщены по цвету. Краски в них сверкают, переливаются словно драгоценные камни, являя собой праздничный, неповторимый, жизнеутверждающий колорит.
   Мударис по характеру наделен неиссякаемой  энергией, обладает нерушимой жизнерадостностью. Всегда веселый, яркий, радующийся красоте природы и встречам с людьми, и отклику на свое искусство. Он не знает ни корысти, ни душевной усталости, ни колебаний, ни остановок - всё ради непристанного высокого творчества.  
   Прекрасный художник и общественный деятель, организующий и принимающий участие во многих региональных выставках художников городов восточного региона Республики.
   Желаю, Мударис, тебе бесконечного творческого горения, чтобы звезда твоего гения никогда не погасла!


С глубоким уважением Сафин Раис Рауфович
Скульптор, художник декоративно-прикладного
искусства, живописец
г.Нижнекамск, 18.09.2012г.